Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия миллиардерлары арасында җиде татар да бар

Миллиардерлар саны белән Россия бишенче урынга күтәрелде

Миллиардерлар саны дөньяда доллар миллиардерларының арта баруын күрсәтә. Россия миллиардерлар саны белән бишенче, Мәскәү дөнья шәһәрләре арасында өченче урында.

Wealth-X һәм UBS ширкәтләренең 2013 елда үткәргән миллиардерлар санын алу нәтиҗәләренә караганда, 2013 елда дөньяда доллар миллиардерлары саны 2170-кә җиткән.

Азия - миллиардерлар саны да, аларның күмәк байлыгы да иң тиз арта баручы төбәк. Биредә бер ел эчендә миллиардерлар саны 3,7 процентка, аларның күмәк (барысының байлыклары бергә кушып исәпләнгән) байлыгы исә 13 процентка диярлек арткан һәм тагын биш елдан бу төбәк беренчелек өчен Төньяк Америка белән ярыша башлар дип фаразлана. Шулай итеп, Җҗирдәге климат кына түгел, байлар дөньясы да зур үзгәрешләр кичерә дигән сүз.

Россиядә бер ел эчендә тагын 11 кеше миллиардерга әверелгән. 2012-дә 17 кеше миллиардер булган иде. Хәзер илебездә 108 миллиардер исәпләнә һәм аларның күмәк байлыгы 342 миллиард долларга тиң.

Росссия миллиардерларының өчтән ике өлеше (74 миллиардер) Мәскәүдә яши һәм миллиардерлар саны белән Мәскәү өченче урынны алган.

Россия миллиардерлары арасында җиде татар да бар һәм аларның дүртесе хәзер Татарстанда яши.

Бу саннар шулай ук 2009 елгы дөньякүләм финанс кризисыннан соң дөньяда тагын 810 кешенең миллиардерга әверелгәнлеген күрсәтә, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250