Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия көнендә яшь әлмәтлеләргә паспорт тапшырылды

Россия көнендә Үзәк парк сәхнәсендә бүген 14 яше тулган берничә дистә әлмәтлегә тантаналы төстә паспорт тапшырылды.

- Паспорт - ул иң төп документларның берсе һәм олы тормышка аяк басуыгызны гәүдәләндерә. Аны саклап тотыгыз, үз хокукларыгызны белеп, илнең лаеклы шәхесләре булып үсегез. Паспорт ул сезгә яңа җаваплылык та өсти һәм мөстәкыйль булырга чакыра, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Тамашачыларга яшьләр катнашында концерт номерлары да күрсәтелде. Шулай ук халыкны паспорт алу тарихы белән дә таныштырдылар.

Филүзә Хәмидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса