Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ да кергән.

Искә төшерик: 1997 елдан алып 2016 ел августына кадәр Рифкать Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын башкырды. 8 августта Рифкать Миңнеханов рапорт язуы һәм штаттан чыгуы турында хәбәр итте.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе 2012 елда ТР министрлар Кабинеты карары нигезендә оешкан. 2014 елдан аны Әнәс Адыев җитәкләп килгән. Хәзер ул директор урынбасары вазифаларын били.

"Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ җитәкчесе Ислам Галләмов та Рифкать Миңнехановның урынбасары булачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса