Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә

2017 елның 10 гыйнварына кадәр теләсә кайда пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела.

Яңа ел бәйрәме чорында Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада янгынга каршы аерым режим 2017 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигенә 500 метрга якынрак булган урыннарда пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, автомобиль юлларыннан да 50 метр ераклыкта тору кагыйдәсен сакларга кирәк. Әлеге чорда бары тик бенгаль утларын яндыруга гына чикләүләр юк.

Билгеләнгән кагыйдәләрне бозу очракларының шаһиты булганда "112", "01", "02" номерларына шалтыратып хәбәр итәргә киңәш ителә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса