Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ренат Акчуринга Владимир Путин Дуслык ордены тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, зур казанышларга ирешкән затларга кичә дүләт бүләкләре тапшырды.

Мәскәү Кремлендә бу юлы барлыгы 30 кеше бүләкләнде, алар арасында Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге карамагында оештырылган Табиблар клубы әгъзалары да бар, дип хәбәр итә "Татар Информ".


"Ватан алдында казанышлар өчен" II дәрәҗәдәге орденына Россия Медицина фәннәре академиясенең Балалар сәламәтлеге фәнни үзәге директоры, академик Александр Баранов һәм Россия Медицина фәннәре академиясе, Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор Ренат Акчурин Дуслык орденына лаек булды. 2016 елда алар икесе дә юбилейларын билгеләп үткән иде. Александр Барановка 75 яшь, Ренат Акчуринга 70 яшь тулды.

Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлектә яшәүче Ренат Акчурин Табиблар клубын 2011 елдан җитәкли. Аның юбилеена Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге китап чыгарып, документаль фильм төшергән иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса