Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент Әлмәт балалар поликлиникасы ачты

Бүген Әлмәттә бәйрәм, шатлыклы вакыйгаларга бай көн. Капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасы да тантаналы шартларда ачылды.

Мәгълүм булганча, быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән поликлиникаларга капиталь ремонт ясау буенча программа эшли башлады. Ул төзекләндерү эшләреннән тыш заманча технологик җиһазлар, яңа мебель һәм бирегә килгән һәркемгә кирәкле кабинетны табуны җиңелләштерүче навигация белән тәэмин итүне дә үз эченә алган иде. Аеруча табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелде. Бу чараларның һәммәсе шәһәрдә һә м районда яшәүчеләрнең сыйфатлы медицина хезмәтләре алуына юнәлдерелгән.
Капиталь ремонт исемлегенә Әлмәтнең дүрт медицина учреждениесе кертелде. Болар - үзәк район шифаханәсе һәм аның Түбән Мактамадагы филиалы, 3 нче һәм балалар поликлиникасы. Әлмәтлеләр Шәһәр көнен һәм нефть-газ сәнәгате тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә иң беренче булып балалар поликлиникасы ачылды. Күптән хыялланган ремонт иде бу. Хәзер 40 меңнән артык бала яхшыртылган шартларда заманча медицина хезмәтләре ала алачак.
Балалар поликлиникасы Әлмәттә 1984 елда төзелгән иде. Шуннан бирле ул бер тапкыр да капиталь ремонтланмады. Капиталь ремонт агымдагы елның 1 февралендә башланды. Республика бюджеттан бу максатка 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Подрядчы «Гранд - Строй» ҖЧҖ җиде ай эчендә зур тырышлык күрсәтте. Төзү-монтаж эшләре башкару, заманча техник җиһазлар унаштырудан тыш моңа кадәр бер тапкыр да эшләмәгән лифт та йөри башлады.
«Татнефть» ААҖ ремонтка ярдәм күрсәтте. Нефтьчеләр ярдәме белән барлык хыялларны тормышка ашырырга мөмкин булды. Хәзер поликлиникада электрон язылу мөмкинлеге туды, элемтә үзәге оештырылды, балалр өчен уен зонасы ясалды. Әлмәт балалар поликлиникасы республикада «Тату поликлиника - Татарстан стандарты» программасы буенча беренче эшләүче булды.
Поликлиниканы капиталь ремонттан соң тантаналы ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм бихисап кунаклар катнашты. Президент поликлиника хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса