Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Плитка салучылар осталыкта ярышты

Һөнәри осталык бәйгесенең икенче көнендә ярыш мәйданында плитка салучылар очрашты.

Җирлектә елына 150 мең квадрат метрлап торак кына тапшыручы бихисап төзелеш оешмаларының эшләре кызган чор булса кирәк, ярышта катнашучылар саны аз. Бу юлы да иң оста исеме өчен көрәшкә "Арслан", "АИСК" фирмаларыннан, "АРСУ" идарәче компаниясеннән 3 звено катнашты. Соңгысы ярышка хатын-кызларны җибәргән. Озак еллар төзелеш тармагында эшләгән Рәсимә Сәбирҗанова һәм Минзилә Сыйраеваның бу беренче генә бәйгесе түгел. Куллары эшкә күнеккән осталар бигрәк тә ярышның теоретик өлешен дулкынланып көтте. 20 сораудан торган тестны конкурсантлар тиз үтте анысы. Бәйгенең гамәли өлешендә исә алар "Яшьлек" микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелүче 531 фатирлы йортның 4, 5, 6 нчы катларындагы санузел бүлмәләре идәнен түшәде. "Арслан"нан Икрам Кувандыков һәм Ришат Хафизовларга җирәбә буенча 5 нче кат эләкте.

  • Ярышка әзербез. Җиңүгә өмет белән башлыйбыз. Ләкин җиңел булмаячак, 4 нче катта үз эшенең "монстрлары" ("АИСК" плиткачылары - быел 5 нче тапкыр катнашалар икән) эшләячәк... Идәнне ярты сәгать эчендә түшәп бетерербез дигән ышаныч бар, - дип кереште ярышка Икрам Кувандыков. Егет сүзе, кем әйтмешли, бер булыр. Планлаштырган вакытларына эшне тәмамлады осталар.

Конкурс эшен комиссия тизлек, сыйфат һәм тотылган материал күләме буенча бәяләде. Кайбер ярыш мәйданнарында плитканы тигез җәю өчен измәне күбрәк салырга туры килгән. Ә бу кул тота торган эш.

Теоретик бирем һәм гамәли өлештән җыелган балларны санаганнан соң жюри беренче урынга "Арслан" фирмасы лаек дип тапты. Икенче урында - "АИСК" җәмгыяте, өченчедә - "АРСУ" идарәче компаниясе вәкилләре.

Ришат Хафизов: Миңа плитка салу бик ошый. Урнашканда аз гына эшләп алам дип башлаган идем, 8 ел сизелми дә узды. Плиткаларның да ниндие генә юк бит хәзер: гранит, мәрмәр, бизәкләренә генә кызыгып эшләрсең! Мозаикалар салу да ошый. Ә бу ярышта беренче катнашуым. Үземнең дә сыналып карыйсы килә иде. Җитәкчеләрнең фикере белән уртак булып чыкты ул теләк - сайладылар. Тест сораулары катлаулы булды димәс идем, шулай да берничәсенә интуиция буенча җавап бирдем. Дөреслеген тикшереп карыйсы булыр әле. Хаталарда өйрәнәсе килми бит! Бүгенге конкурс эшен үзем 5 баллдан 4 + кә бәялим. Ни генә димә, тизлек сыйфатка "суга".

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250