Пенсияләр бүтән артмаячак
Алдагы 20 елда Русиядә пенсияләр артуы көтелми.
Бу хакта РФ икътисади үсеш министрлыгы фаразында белдерелә. Министрлык фаразларына караганда, 2022 елга кадәр пенсиянең реаль күләме кимиячәк, дип яза «Ведомости». 2035 елга пенсия күп дигәндә 2,5 тапкырга артачак. Бүгенге акча бәясенә күчергәндә, ул 13 мең сум тирәсе генә булачак. Эшләүче кешеләргә пенсияләрен арттыру каралмый. Фаразда пенсия яшен арттыру турында да әйтелә. Ирләр - 65 яшькә, хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләргә тиеш булачак.
///beznen.ru///
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа