Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиягә соңрак чыгу банк кертемнәренә караганда отышлырак

Вице-премьер Аркадий Дворкович даими түбән инфляция шартларында кабат гражданнарны пенсиягә соңрак чыгуны стимуллаштыру актуаль дип саный.

Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумында бер белгечнең кисәтүенә җавап йөзеннән белдерде, дип яза "Российская газета". Соңгысы, хәзер пенсиягә соң чыгу банк депозитларында кертем булдыруга караганда отышлырак, диде. Ләкин мондый сайлау мөмкинлеге булу турында күп кенә булачак пенсионерлар белми икән. Гамәлдәге пенсия формуласы нигезендә, пенсиягә биш елга соңга калып чыксаң, аның күләме бер ярым, ә эштә ун елга "тоткарлансаң" - ике тапкыр арта. Пенсиягә соңга калып чыгу карары һәркемнең үз ихтыярында. Россия Федерациясе Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2015 ел эчендә бу хокуктан 12,5 мең кеше генә файдаланган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса