Пенсия яшен арттыру турында янә сүзләр йөри
Хәзерге вакытта бер пенсионерга 1,5 яшь хезмәткәр туры килә. Ә менә 2025-2030 елларга бу проблема тагын да кискенләшәчәк.
Ул вакытка бер пенсионерга бер генә яшь хезмәткәр туры киләчәк икән. Ә бу бюджеттагы дефицитка китерәчәк имеш.
- Шуңа да пенсия яшен арттырмыйча булмый, - дип белдергән финанс министры Алексей Кудрин.
Әлеге яңалыкка россиялеләр үзләре дә каршы килми икән. "Ромир" тикшерү холдингы сораштыруларыннан күренгәнчә, 70% пенсионер эшен дәвам итәргә теләк белдергән.
Әлегә бу сорау хөкүмәттә ачык булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа