Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО кыйммәтләнәме, арзанаямы?

Россия Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр эшли. Закон проекты нигезендә, иминиятчеләр полис бәясе коэффициентын үзләре төшереп билгели алачак.

ОСАГО канунына төзәтмәләр кертү машина йөртүчеләр мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән. Либеральләштерүнең беренче этабында министрлык иминиятчеләргә тарифларны күтәрергә түгел, бары төшерергә мөмкинлек бирә. Иминиятче үзлектән тарифны төрле факторларны бәяләп: автомобильгә характеристиканы, аны куллану максатын, машина йөртүченең йөрү стилен исәпкә алып билгели ала. Шулай ук иминият полисын елдан артыкка алу мөмкинлеге булачак. Ә менә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга коэффициентны арттырачаклар.
Инде бу атнада Россия Финанс министрлыгында ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр буенча киңәшмә узачак.

Рамил Хәйруллин, Россия машина йөртүчеләр федерациясе төбәк вәкиле:
- Мин бу закон проектын уңышлы дип санамыйм. Бердән, иминиятчеләр бәяне төшерергә риза түгелләр, бу проектны тәнкыйтьләп чыктылар да инде. Алар, киресенчә, бәяне күтәрергә тели. Аларның минуска эшлисе килми. Бу, үз чиратында, ялган полисларның саны артуга китерәчәк. ОСАГО болай да кыйммәт, аны күп кеше алмаячак та. Штраф түләү арзангарак чыгачак. Закон проекты юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга коэффициентны арттырырга тәкъдим итә. Монысы белән килешәм, гаделрәк булыр иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса