Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОДН өчен арттырылган түләүләр яңадан исәпләнәчәк

Гомумйорт кирәкләре өчен арттырылган түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Шушындый йөкләмәне бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

«1 гыйнвардан Торак кодексында гомумйорт кирәкләре (ОДН) өчен түләү коммуналь хезмәтләрдән алынып торак хезмәтләренә кертелүе турында яңа норма үз көченә керде.

Бүгенге көндә инде гыйнвар ае өчен түләүләрдә ОДН өчен түләү күбрәк килү сәбәпле сораулар туган. Түләүләрне арттыручылар, димәк, тариф комитеты чыгарган документны яхшылап укымаган», - дип җиткерде Татарстана Төзелеш министрлыгы башлыгы.

«Чынлап та, мөрәҗәгатьләр күп. Мин аның кайдадыр аңлашылмаучанлык яки арифметика хатасы булуына ышанам. Муниципалитет башлыклары, сезгә һәрберегезгә мөрәҗәгать итәм, арттырылу фактлары турында сезгә шунда ук хәбәр итсеннәр. Болар барысы да сезнең территорияләрдә башкарыла. Түләүләр артыр өчен бернинди гомуми сәбәп юк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса