Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни хәлең бар, Габдрахман?

Авыллар шәһәргә якынайган, тормыш шартлары яхшыра барган саен аларга да калада күзәтелгән проблемалар үтеп керә бара икән. Мондый нәтиҗә Габдрахманда булып кайтканнан соң ясалды. Габдрахман - районның халыкка барлык уңайлыклар тудырылган авылларыннан берсе. Җирлек нефтьчеләрнең саллы ярдәмен тоеп яши. Мәктәп тә, Мәдәният йорты да, балалар бакчасы, медпункт, башкасы да бар...

Авыллар шәһәргә якынайган, тормыш шартлары яхшыра барган саен аларга да калада күзәтелгән проблемалар үтеп керә бара икән. Мондый нәтиҗә Габдрахманда булып кайтканнан соң ясалды.

Габдрахман - районның халыкка барлык уңайлыклар тудырылган авылларыннан берсе. Җирлек нефтьчеләрнең саллы ярдәмен тоеп яши. Мәктәп тә, Мәдәният йорты да, балалар бакчасы, медпункт, башкасы да бар биредә. Авылга килеп керү белән яхшы тормыш, тәртип күзгә ташлана. Авыл урамнарына автоматлаштырылган утлар куела башлаган. Әлбәттә, бу электр энергиясенә киткән чыгымнарны киметергә ярдәм иткән. Чөнки шәһәрдә генә түгел, авылларда да капка төбендәге яктырткычларны иртән сүндерергә башларына килмәүчеләр бар әле. Нәтиҗәдә көннәр буе кирәкмәгәнгә акча сарыф ителә. Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов билгеләп үткәнчә, урам яктырткычларын үзләре сүнә торганнарына алыштыру быел да дәвам итәчәк.

Район башкарма комитеты каршында административ комиссия эшли. Анда җавап тотарга габдрахманлыларның да чакырыла башлавы ихтимал. Ник дигәндә, узган ел Совет урамының ике ягыннан да нефтьчеләр ярдәме белән салынган тротуарны руль артындагылар да үз итә башлаган. Ярый ла аннан җәяү йөрсәләр, юк шул, кайберәүләр машина белән узудан да тайчанмый. Ә бит авыл урамнарында тротуар сирәк күренеш.

Сер түгел, бүген калада яшәү кыйммәт. Кем белән генә аралашма, алар даими артып торган тарифлардан, башкалар өчен түләүдән - ОДНнардан, фатирларда яшәүчеләрнең бетмәс-төкәнмәс ремонтларыннан (шак-шок тавышларыннан) качып, үз өебез белән яшәр идек, диләр. Хыялларын тормышка ашырасы килеп, авылларга китүчеләр дә юк түгел. Габдрахманга да киләләр икән.

- Узган ел күп балалы гаиләләргә йорт җиткерү өчен һәрберсе ун сутый тәшкил иткән 44 участок бүлеп бирдек. Авылдан алты, Әлмәт белән Түбән Мактамадан унбер гаилә бездән участок алдылар. Башка авылларның күп балалы гаиләләренә дә участоклар бирә алабыз, үз йортларын салып, Габдрахманда яшәсеннәр, без аларны кабул итәргә әзер, - диде Өлфәт Усманов.

Авылларның үсүенә, яңаруына шатланмый мөмкин түгел. Габдрахман бу яктан бәхетле. Нефтьчеләр медпунктның дәвалау бүлегенә ремонт ясаган, табибәгә йорт салып биргәннәр. Мәдәният йорты көлеп тора, аңа заманча янкорма төзелгән, спорт тренажерлары урнаштырылган һәм башкалар. Шуңа да габдрахманлыларның районда уздырыла торган авыл яшьләре спартакиадасының 12 дән артык төрендә катнашуы гаҗәп түгел. Ә инде мәдәният өлкәсендә яуланган үрләр, җиңүләр бихисап. "Авылым йолдызлары" бию, "Сәрвиназ" фольклор төркемнәре халык ансамбле исемен йөртә.

Авылда 542 хуҗалык исәпләнә. Арада шәхси хуҗалыкларны үстерүгә өстенлекле шартларда бирелүче кредитлардан файдаланучылар да бар. Мисал өчен, былтыр 17 кеше барлыгы 6 миллион 219 мең 773 сумлык кредит алган. Бу акчаны кемдер транспорт, теплица, маллар алуга, кемдер сарай салуга тоткан. Авыл җирлеге башлыгы быелгы эш планына хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын арттыру өчен мөмкинлекләр тудыру кирәклеген дә керткән. Әлегә биредә 542 хуҗалыкка 178 терлек, аерым алганда, 58 сыер туры килә.

Габдрахманда фермерлар юк. Биредә һәм аның янәшәсендәге Тайсуган авылы территориясендә "Ярыш" хуҗалыгы эшчәнлек җәелдергән. Хуҗалык җитәкчесе Равил Шәяхмәтов әйтүенчә, "Ярыш" эшче кулларга кытлык кичерә. Шул ук вакытта авылда 48 эшсез бар. Хәтта сыерларны да читтән килүчеләр сава. Игенчелек һәм терлекчелек тармагы әнә шундый шартларда эшли.

- Авыр булса да, 3767 гектардагы чәчү җирен тулысы белән чәчәбез. Орлыклар бар, техниканы хәзердән үк язгы кыр эшләренә әзерлибез. Шөкер, механизаторлар үзебезнеке. Техниканы чит кулларга бирмәскә тырышабыз. Эш хаклары буенча бурычыбыз юк, салымнарны түләп барабыз, - диде хуҗалык рәисе. Көз көне пай җирләре булганнарга икмәк, печән, салам өләшенгән.

Авыл җыенында биредә участковый булып эшләүче Руслан Мәүлетбаев катнаша алмады. Аның исеменнән чыгыш ясаган полиция хезмәткәре Ильмир Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, узган ел Габдрахманда 3 җинаять теркәлгән, 147 административ эш кузгатылган. Җәмәгать урыннарында хәмер кулланган өчен 17, сыра эчкән өчен 88 беркетмә төзелгән. Вак хулиганлык кылулар да күзәтелгән. Ике кеше наркоман буларак исәпкә алынган. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә авылда юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаучыларга карата 17 беркетмә төзегән. Күргәнебезчә, хокук тәртибен, закон бозу очракларын кисәтү буенча байтак эшлисе бар әле. Габдрахманның һәр яктан да үрнәк булырдай мөмкинлеге зур. Өстәвенә быел авылга нигез салынуга 285 ел тула икән.
Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле оешмалардан вәкилләр катнашты. Алар авыл халкының сорауларына җавап бирде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250