Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нефтяник» овертаймда отты!

«Нефтяник» хоккей командасының «Ижсталь» белән чираттагы уены җиңел булмады.

Беренче периодны ике команда да һөҗүмдә уздырды, әмма капкачыларның ышанычлы торуы аларга ниятләрен тормышка ашырырга ирек бирмәде. Икенче период башында Әлмәт хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Ленар Мансуров «Ижсталь»ны алга чыгарды. Икенче тәнәфескә кадәр удмурт егетләре исәпне арттыра алды – 2:0. Төп вакыйгалар өченче периодта булды. Башта командалар голга гол белән җавап бирде. 
Александр Сумин Аслан Рәисов биргән пас белән исәп арасын кыскартуга иреште. Әмма «Ижсталь» шунда ук диярлек тагын аерманы зурайтты. Төп вакытның соңгы секундлары хуҗалар өчен уңышлы булмады. Шуннан файдаланып, «Нефтяник»та Виталий Каменев гол кертте. Унбер секунд кала капкачы Рафаэль Хәкимовны алганнан соң, Кирилл Адамчук өченче алканы кертеп исәпне тигезли алды. Шуның белән уен овертаймга күчте.
Өстәмә вакытта әлмәтлеләр һәрвакыт диярлек уңышлы уйный. Бу юлы да Динар Хәмидуллин «Нефтяник»ны алга чыгарды. 
Әлмәтлеләр 16 ноябрьдә ике уенга Пермь һәм Нефтекамскига юл тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса