Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләр һөнәри осталыкта ярышты (+ФОТОЛАР)

Бүген нефть тармагында хезмәт куючылар һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашты.

Ул быел да шәһәрдә барлык әлмәтлеләр һәм кунакларның күз алдында - "Юбилейный" Спорт сарае территориясендә үтте. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов та катнашты һәм бәйгедә катнашучыларга изге теләкләрен, уңышлар теләде. Бәйге сигез эшче белгечлеге буенча барды. Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыарга бүләкләрнең саллы икәнлеге дә җиткерелде. Моннан тыш бәйгедә катнашучы һәркемгә 5 мең сум премия дә каралган иде. Көрәш кискен барды. Гаиләләр, хезмәттәшләр, дуслар көч биреп торды. 47 нче һөнәри осталык бәйгесендә команда зачеты буена җиңүче булып быел узган ел өченче урын алган "Елховнефть" идарәсе яулады. "Ямашнефть" икенче, ә былтыргы җиңүче "Әлмәтнефть" өченче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса