Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть төбәгендә яшәүче сәләтле балалар Җәлил бистәсенә җыелды

Быелгы көз сәләтле балаларны Сарман районының Җәлил бистәсенә җыйды.

Элегрәк сәнгать буенча сәләтлеләре белән танылган бу төбәк соңгы елларда табигый-төгәл фәннәр буенча да алдынгылары белән горурлана ала. Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, атап әйткәндә, "Татнефть" компаниясе эшчәнлек җәелдергән төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм аларның мөгаллимнәре Җәлил гимназиясендә оештырылган ярминкәдә, мастер-классларда сәләтлеләр артуына шаһит булды.

Совет психологы, галим Владимир Эфроимсон гениальлек генетикасы турындагы бер хезмәтендә теге яки бу өлкәдә даһиларның һәм сәләтлеләрнең һәрвакыт диярлек төркемләп "кабынып" алуы турында яза. Ә иң мөһиме, ул йолдызлар нәкъ менә талантларын, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган вакытта, игътибар арткан чорда пәйда була. "Татнефть" гамәлгә куйган "Сәләтле балалар" фонды фән күгендә шундый йолдызлар кабыза да.

Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, фәнни-гамәли форумнарда җиңүчеләрне быел тугызынчы тапкыр җыйдылар. Сәхнәгә бер-бер артлы нәни даһилар һәм аларның мөмкинлекләрен күргән, үстергән остазлары күтәрелде.

-​ Гомуми белем бирүдә табигый-фәнни юнәлеш бүген моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә әһәмияткә ия, - дип башлады котлавын "Татнефть" компаниясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хамадьяров. - Татарстан - Россия төбәкләре арасында җитештерү тармагы буенча әйдәп баручы санала. Предприятиеләрдә әзерлекле, катлаулы җитештерү процесслары белән идарә итә алырлык инженер-техник кадрларга ихтыяҗ елдан-ел арта. Мәгълүм ки, боларның барысына да нигез мәктәптә салына. Нефтьчеләр шуны аңлап эш йөртә.

Иганәче компания вәкиле сүзләренчә, киләчәк инженерларының, галимнәренең һәм җитәкчеләренең дәрәҗәсе, абруе шулай ук укытучының баланы фәне белән мавыктыра алуына, укучыда сәләтне күреп, аны ача, үстерә алуына да бәйле. "Югары һөнәри осталык" номинациясендә Рифдар Хамадьяров шундый мөгаллимнәрне бүләкләде.

Алтын фонд

Киләсе елга "Сәләтле балалар" фонды гамәлгә куелуга 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә фонд меңнән артык сәләтле укучыга, 700 дән артык укытучыга мөмкинлекләрен үстерергә, үзләрен танытырга ярдәм иткән. Беренче еллардагы слет призерлары инде югары уку йортларын тәмамлап, хезмәт биографиясен башлаган.

- Бик күпләр белем дәрәҗәсе югары булуга да карамастан, финанс мөмкинлеге түбән булу сәбәпле, мәртәбәле илкүләм һәм халыкара форумнарда катнаша да алмаган булыр иде, - дип искәртте Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены кавалеры, югары квалификация категорияле укытучы, фонд комиссиясе рәисе Леокадия Садчикова, фондның әһәмиятен ассызыклап. - Шуңа күрә сез остазларыгызга, сезгә хәерхаһлы компаниягә, туган төбәгегезгә рәхмәтле калып, йөрәгегездә "Ватан" төшенчәсен саклап яшәгез.

Быел яшь геологларның Казанда узган Бөтенроссия кыр олимпиадасында республиканың көньяк-көнчыгыш командасы да катнашкан. Интеллектуалларның әлеге кискен көрәшендә безнекеләр 7 нче урынга лаек булган. Бу - ил күләмендә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән килгән командалар арасында тоткан урын. Шул җиңүләре өчен генә дә безнекеләрне илнең мәртәбәле уку йортлары үзләренә чакыра. 2 нче лицейның "Алтын фонд" номинациясендә бүләкләнгән 11 нче сыйныф укучылары Регина Сәгыйрова һәм Ләйсән Сәлимгәрәевалар, мисал өчен, Казан федераль университетыннан чакыру алган. Регина шулай ук Бөтенроссия геология олимпиадасында 1 нче урын яулаган. Ләйсән белән икесе дә - Санкт-Петербургта узган геосфера олимпиадасында җиңүче. Фонд үзе дә призерлар турында мәгълүматлар банкын туплау белән мәшгуль. Югары уку йортларына "Татнефть"нең максатчан юлламасына абитуриент-кандидатлар нәкъ менә алар арасыннан сайлана да.

Леокадия Садчикова билгеләп үткәнчә, әлеге призерлар слетында "Татнефть"нең ике канаты - "Рухият" һәм "Сәләтле балалар" фондлары кушыла. Төгәл һәм гуманитар фәннәрдә сәләтле яшьтәшләрен сәнгатьтә талантлылар котлый.

Ләйләгөл Минаева

"Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә" төбәк фәнни-гамәли конференциясе, "Яшьләр академиясе" Бөтенроссия мәктәп-семинары, "Киләчәккә адым", "Яшьлек. Фән. Мәдәният", "Киләчәк интеллекты", "Ачыш" кебек Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре, Анапа, Болгария, Грециядә узучы олимпиадалар - "Сәләтле балалар" фондының интеллектуалларга юл ачкан төп программалары. Ул шулай ук Россия һәм халыкара бәйгеләре призерларына матди ярдәм күрсәтә. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле балаларга исә ай саен 2000 сум күләмендә стипендия дә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250