Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотик саклаган өчен әлмәтле шартлы рәвештә 3 елга хөкем ителде

Әлмәт прокуратурасы законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик матдә саклаган һәм саткан өчен 32 яшьлек И.га карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Суд И.ның 2013 елның 3 июлендә Әлмәт районы Тихоновка авылыннан 5 км ераклыктагы басуда 181 грамм күләмендә каннабис (марихуана) наркотик матдәсе саналучы киндер җыюын билгеләде. Шул ук көнне ул полиция вәкилләре тарафыннан табып алына.

И. беркайда да эшләми, кече яшьтәге баласы бар, элек табиб кушуыннан башка наркотик матдә кулланганы өчен административ җаваплылыкка (3 тәүлеккә административ арест билгеләнгән) тартылган булган.

Әлмәт шәһәр суды карары белән И. РФ Җинаять Кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче кисәге буенча 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Материал Әлмәт шәһәр прокуратурасы мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250