Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәт ФАПлы булды

Мәмәттә тантаналы рәвештә фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Объект кыска вакыт аралыгында – ике ай эчендә сафка бастырылды. Мәмәтлеләрне әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Чарада ФАП мөдире Эльвира Саттаровага район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Мәмәттән тыш, узган ел Түбән Абдул авылында да заманча ФАП ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса