Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре уза

Дүртенче сыйныф укучылары математикадан, бишенчеләр - тарихтан һәм унберенче сыйныфлар физикадан сынала.

Бүген Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре үтә. Бу хакта Российская газета хәбәр итә.
Дүртенче сыйныф укучылары математикадан, бишенчеләр - тарихтан һәм унберенче сыйныфлар физикадан сынала. Дүртенче сыйныф өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре мәҗбүри санала.

Математикадан эш 11 биремнән тора, аны эшләп чыгуга 45 минут вакыт каралган.

Бишенче сыйныфларда тарихтан Бөтенроссия тикшерү эшләре апробация режимында үтә һәм быел мәктәпләрнең биредә катнашуы ирекле.

Физикадан Бөтенроссия тикшерү эшләрен апробация режимында БДИ тапшыруда әлеге фәнне сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары эшли.

Укучыларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә билге куярга киңәш ителми. Барлык биремнәрне дә башкару укучының реаль белем дәрәҗәсен ачыклау, йомшак урыннарны билгеләү, укучы материалны үзләштерә алсын өчен программаны үзгәртү зарурлыгы бармы-юкмы икәнен белү максатыннан каралган.
Нәтиҗәләр аттестатка һәм киләсе сыйныфка күчүдә тәэсир итми.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса