"Мисс Татарстан” да катнашучы кызларны макияжсыз сайлаячаклар
Кастингка килгән кызлар купальниктан һәм бизәнмичә генә үзләрен күрсәтергә тиешләр.
Яр Чаллыда 11 декабрь көнне узачак кастингны оештыручылар шундый таләп куйган. Кызлар бизәнмичә дә матур һәм үз-үзенә ышанучан булырга тиешләр. Чарада 14 яшьтән 23 яшькәчә, 170 см. дан озынрак кызлар катнаша ала. Аерылган, балалары булган һәм кияүдәге кызлар чарада катнаша алмый. "Мисс Татарстан" бәйгесенең финалы 2017 елның гыйнварендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа