Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиевнең бертуган сеңлесе Мәдәния ханым: «Абый миңа үрнәк булды»

Мәдәния Ильясова, Минтимер Шәймиевнең бертуган сеңлесе:

- Сугышка кадәр туган авыл балаларын ачлык, ялангачлык үстерде. Аңа карамастан, без тырыш, эшчән булып үстек. Үзебезне белгәннән бирле һәрчак эштә булдык. Өйдә һәр баланың үз вазифасы бар иде. Олы абыебыз Хантимер маллар янында булса, Минтимер абыем әтигә хуҗалык эшләрендә булышты. Бакчада чүп утаганда һәр кешегә күпме утыйсын бүлеп бирә иде. Үзенең җирен тиз-тиз генә утап бетерә дә уйнарга чыгып китә. Без бигрәк тә «Городки» уйнарга яраттык. «Шәпи» уйнадык. Минтимер абыйның яраткан уены да шул иде. Тупны сыер ябагасыннан үзебез ясадык.

Минтимер абый бәләкәйдән ат җикте. Аның белән кичкә таба Урта сазлыкка печән чабарга бара идек. Бервакыт, борчак өлгергән чак булгандыр инде, кырга торналар төшкән булган. Минем аларны беренче күрүем, озын муенлы торналарны күреп куркып калганмын. «Абый, Мулла басуында җеннәр йөри, әйдә тизрәк кайтыйк», - дим. Ул чалгысына таянды да кычкырып көлде. Шунда таба йөгереп китте дә торналар һавага күтәрелде.

Укуда да сынатмадык. Мин абый­дан ике яшь ярымга кечерәк. Ул -тугызынчы, мин - унынчы бала. Абый укырга яратты, аңа карап мин дә тырышып укыдым. Башлангыч сыйныфта Хәдичә апа укытты. Беренче белән өченче сыйныфлар бергә иде. Өченче сыйныфка математикадан бирем биреп, без беренчеләрне хәрефләр танырга өйрәтә. Абый, биремне тиз генә чишеп, такта янына укытучы урынына чыга да укыта башлый. Хәдичә апаны бик яратты. Мәктәптә укыганда Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйләгәнебез истә. Әнкәйнең бәйрәмнәргә генә кия торган ефәк шәлен иңемә салып, мин Күбәләк булып уйныйм. Абый биергә дә яратты. Яңа елга чыршы бизәргә дә уенчыкларны үзебез ясый идек. Чыршы бәйрәмнәрендә абый аю була иде. Әтинең кулдан тегелгән тунын әйләндереп киеп, чыршы тирәсендә йөргәне истә.
Абый буларак, ул бөтен яктан миңа үрнәк булды. Кирәк урында җитди дә, кирәк урында шаян да була белде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса