Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән җиңүчеләрне котлыйбыз

Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсе авыл җирлекләрендә иң яхшы мәдәният учреждениеләре бәйгесендә катнашу өчен 6 заявка җибәргән булган.

Бәйгене финанслау күләме арттырылу сәбәпле өстәмә рәвештә тагын 4 заявка юлланган. Әлмәт районыннан түбәндәге мәдәният учреждениеләре бәйгедә җиңүче дип табылган:
1. Яңа Кәшер авыл китапханәсе - «Иң яхшы китапханә» номинациясендә;
2. Габдрахман авыл Мәдәният йорты - «Иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» номинациясендә;
3. Кәләй авыл Мәдәният йорты - «Иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» номинациясендә;
4. Кичүчат авылыннан «Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее» - «Иң яхшы музей» номинациясендә.
Шулай ук 4 мәдәният хезмәткәре дә җиңүче дип танылды:
5. Бульц Марина Николаевна - Рус Акташы авыл Мәдәният йортының художество җитәкчесе - «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә;
6. Хәйретдинова Ильмира Ринатовна - Кәләй ст. авыл китапханәсе мөдире - «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә;
7. Хәмидуллина Фәрида Асатовна - Новоникольск авыл Мәдәният йорты директоры - «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә;
8. Гыймранова Диләрә Габделкавиевна - «Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее» директоры - «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса