Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җылыту сезонына әзерләнәләр

Бу көннәрдә торак-коммуналь хуҗалык тармагында урак өсте. Һәр предприятие кышын проблемалар килеп чыкмасын өчен җәйге сезонда башкарыла торган эшне үтәргә ашыга.

Көннәр салкын булган саен, җылылык турында күбрәк уйлыйсың. Артыгын түлисе килмәсә дә, бүген үк җылы фатирлар турында һәркем хыяллана торгандыр. Шәһәр һәм районның торак фондында 1006 күпфатирлы йорт исәпләнә. Аларның 864 е шәһәр, 142 се район буенча. 832 се үзәкләштерелгән җылылык системалы. Бүген аларны 2017/2018 елгы җылыту сезонына әзерләү бара. Торак-коммуналь хужалык департаменты директоры Александр Шаронов район активы белән уздырылган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, әлегә 221 күпфатирлы йортта җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары юдыртылып, гидравлик сынау уздырылган. Бу 27 процент дигән сүз.
Шулай ук котельныйларны көзге-кышкы чорга әзерләү, суүткәргеч челтәрләренә, канализация коеларына капиталь ремонт үткәрү, алышыру, чистарту кебек эшләр дә туктамый.
Капиталь ремонтны тәмамлауның да үз вакыты бар. Агымдагы елда мондый зур күләмле эш 62 күпфатирлы йортта бара. Әлеге максаттан 299,07 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр график нигезендә алып барыла, диелде чыгышта. Үтәлеш 27,22 процент тәшкил итә.
Хәбәр иткәнебезчә, 13 торак йортта 59 лифт алыштырылачак.
- Лифт җиһазлары июнь азагы-июль башында кайтачак. Проект эшләре үтәлде. Проект-смета документларына экспертиза бара, - диде Александр Шаронов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса