Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өйдән өйгә йөриләр: сәбәбе бар [+ФОТОЛАР]

Кыш җитү белән янгын чыгу, шуның ише күренешләр белән бәйле бәхетсезлек очраклары арта төшә.

Кайсыберләре бурычлары күп булуы аркасында өзелгән газларын үз белдекләре белән тоташтыра, икенчеләре ясалма электр приборларыннан куллана. Бу көннәрдә махсус төзелгән комиссия имин булмаган гаиләләр буенча йөри. Алар белән сәяхәт вакытында без дә ниләр генә күрмәдек.

Бәла аяк астында, диләр. Әмма күпчелек аны кешеләр үзләре китереп чыгара. Агымдагы елның гыйнвар аенда Лениногорскиның Иске Куак авылында булган аянычлы очракны гына искә төшереп узыйк. Янгында әниләре белән биш бала янып үлгән иде. Аларның йортлары газдан өзелгән булган.
Зур бурычлары аркасында газдан өзелүчеләр Әлмәттә дә аз түгел. Торак-коммуналь хуҗалык департаментының производство-техник бүлеге начальнигы Елена Липаткина билгеләп үткәнчә, 9 ноябрьдән аларны тикшерү башланган. Иң беренче чиратта игътибар социаль яклау идарәсе биргән исемлек буенча имин булмаган гаиләләргә һәм зәңгәр ягулык җибәрү туктатылганнарга бирелә. «Тикшерүне 7 декабрьгә тәмамлау планлаштырылды. Тагын 14 фатир һәм 60 лап шәхси йортка барасыбыз калды», - диде Елена Липаткина.
Һәркөнне үз белдекләре белән плитә-колонкаларын газүткәргечкә тоташтыручылар ачыкланып тора. Без дә комиссия белән йөргән көнне дүрт фатирның икесендә шундый күңелсез күренешкә тап булдык. Радищев урамындагы 3 нче йорт фатирының гомумән торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә 246 мең сумнан артык бурычы җыелуы ачыкланды. Фатирны арендага алып яшәүче газ өчен әҗәт белән исәп-хисап ясалуын әйтте. Акча түләгәннәр дә, үз белдекләре белән шланг ярдәмендә тоташтырып та куйганнар. Бурыч кайтарылганнан соң, гариза язарга һәм кабат тоташтыруга акча түләргә кирәк, аннан соң гына бирегә белгечләр килеп бу эшне кагыйдәләр буенча башкарырга тиеш. Бу очракта комиссия шунда ук газ хуҗалыгы хезмәткәрләрен чакыртты.
- Күргәнегезчә, газдан файдалану кагыйдәләре тупас бозылып тоташтыру күзәтелә. Үз белдегең белән газга ялгану янгын, шартлау китереп чыгарырга мөмкин. Без фатир эчендәге газүткәргечне ретеп ябышту ысулы белән демонтажларга мәҗбүр булдык, - дип аңлатты газ хуҗалыгының авария-диспетчерлык хезмәте начальнигы урынбасары Ильмир Мөхәммәдиев.
Торак инспекциясе консультанты Зөбәйдә Шаһиенва искәрткәнчә, үз белдегең белән үткәргечләргә тоташучыларга административ җаваплылык та каралган. Аларны 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф көтә.
Клара Цеткин урамындагы 41 нче йорт фатиры тагын да аптырашта калдырды. Фатир хуҗасы үзе шифаханәдә булып чыкты. Ярый әле күршеләрендә ачкыч калдырган. Үз белдеге белән газүткәргечкә тоташу өстенә биредә кран да ябылмаган. Гадәттә өйдә озак булмаганда газ хезмәткәрләре аны ябарга киңәш итәләр. Чынлап та, нәрсә булмас. Җитмәсә фатирда мәхшәр, шап-шаклык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса