Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ВИЧ-инфекция йоктырганнар сафына өч кеше өстәлгән

Узган атнада тагын өч кешедә ВИЧ-инфекция табылган. Ир-атларның икесе 30, берсе 32 яшьлек.

СПИД-үзәктән алган мәгълүматларга караганда, бүген биредә барлыгы 1089 кеше исәптә тора. Аларның 18 е балалар. 2012 елда Әлмәт муниципаль районы буенча барлыгы 120 Вич-инфекцияле кеше теркәлгән, шул исәптән мондый төр авырулы ике сабый дөньяга килгән. Замана чирен йоктыручыларның 55 е хатын-кыз, 65 е ир-ат. Эпидемия башланган 2000 елларда Вич-инфекцияне күпчелек (80 % чамасы) ир-атлар иярткән булса, 2003 елдан башлап хәл үзгәрә башлаган. Белгечләр авыруның күпчелек җенси юл белән йоктырылуын да искәрттеләр.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250