Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә уникаль ир-ат яши [+ФОТОЛАР]

Илдар Шәкүров ир-атлар арасында аерата сирәк очрый торган һөнәрне үзләштергән, әйтергә кирәк, бу өлкәдә күптән инде зур шәһәр һәм илләрне яуларлык осталыкка ирешкән.

Аны табарга Әлмәт картиналар галереясында ярдәм иттеләр. Биредә берничә ел элек кул осталарының хезмәтләрен туплаган күргәзмәләр эшләде. Дистәләгән авторлар арасында бердәнбер ир-егетнең булуы оештыручыларны сок- ландырган. Алай гынамы әле, элек-электән чигү осталыгында нәзакәтлелеге белән танылган гүзәл затларыбызның «борынына чиртеп» җиңү дә яулаган шәхес ул. Таныш булыгыз - Илдар Шәкүров. Тумышы белән Әлмәт егете. Әзмәвердәй зур, төз гәүдәле әлеге ирне күргәч тә, аны рәссамдыр дип уйладым. Әлеге һөнәр вәкилләре сыман җилкәсенә кадәр төшеп торган озын чәч, төс-битенә аерата килешеп торган сакал-мыек... Чынлыкта исә Илдар ага эретеп ябыштыручы. Тимер булып тимерне үз кулларына буйсындырган олпат ир. Ә рухы белән ул, дөрестән дә, рәссам. Кулына энә-җеп алып искитмәле картиналарга җан өргән кешене башкача атап булмый да.

- Мин кызу канлы кеше. Шырпы кабынганчы кызып китәм. Берзаман телевизордан шундый халәттән котылу өчен чигеш чигә башлаган ир-атны күрсәттеләр. Аның осталыгына сокланып, мин дә үземне сынап карыйсы иттем. Ул чорда җеп тә, чигү өчен үрнәкләр дә юк. Үзлегемнән уйлап чыгарып, шадра тастымалларга чигә башладым, - ди ул.

Бераз тынычланыр да, туктар дип иренең мавыгуына җитди карамаган Гөлүсә ханым бүген аның уң кулы. Махсус программа ярдәмендә күңеленә хуш килгән картиналарны схемага әверелдереп, җепләрне сайларга булышучы да ул. Гомер буе тәрбияче булып эшләгән Гөлүсә апаның хезмәттәшләренең дә әлеге иҗат процессында өлеше бар - Илдар абыйның әзер картиналарын иң элек бакчага алып барып күрсәтәләр икән.

- Бер картинаны чигү өчен бер айдан башлап бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Бу көн саен утырганда. Бүген инде мин схемаларга да алай ныклап карап тормыйм, кулым үзе алып бара. Энә-җеп тотмаган бер генә көнем дә юк, - ди Илдар әфәнде.

Чыннан да, оста чиккән картиналарны рәттән элсәң, аларга ике бүлмәле фатир гына җитмәс иде. Шуларның дистәдән артыгы гына рамнарда, калганнары төрелгән килеш күпсанлы җеп тарт- мачыклары белән шкафта саклана. Ә бу, чын әйтәм, иҗади җинаятькә тиң нәрсә. Моны Илдар абый үзе дә аңлый, кайчан да булса шәхси күргәзмәсен уздыру хакында хыяллана ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса