Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Технорама» музее ябылды [+ФОТОЛАР]

Аның урынына тагы да зуррак проект көтелә.

Нефтьчеләр гамәлгә куйган проект тәмам - «Технорама»дагы экспонатлар шушы көннәрдә Швейцариядәге фәнни үзәккә кайтарылачак. Музейны тантаналы ябу уңаеннан «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге социаль челтәрдә уздырган викторина җиңүчеләрен котлады. Сораулар күргәзмә һәм физика, химия фәннәре белән бәйле булып, анда дистәләгән кеше үз көчен сынап караган. Нәтиҗәдә беренче урынга Анастасия Яруллина лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Эльмира Арсланова белән Екатерина Янова бүлеште. Жюри «Иң актив катнашучы» номинациясендә дә бүләк тапшырырга карар кылган. Аңа Айрат Биккулов ия булды.

Җиңүчеләрне «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков, компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева һәм «Технорама» музее җитәкчесе Антон Скачков котлады.

- Музей уникаль булуы белән җәлеп итте. Башкалардан аермалы буларак экспонатларны биредә тотып, сынап карау мөмкин иде, - дип эшчәнлеккә йомгак ясады «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков. - Музейга барлыгы 45000 кеше килгән. Бу, мөгаен, бөтен көньяк-көнчыгышка иң күп кеше җыйган күргәзмәдер. Ул тере кызыксыну уятты, белем бирде, файдалы ял бүләк итте.

«Технорама»ның үзәк йортында булып кайткан компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров оештыручыларның саннарны ишеткәч, шаккатуын белдерде. Кыска вакыт эчендә меңләгән кешенең музейга килүе алар өчен ачыш булган.

Музей ябылды дип борчылырга урын юк. Компания җитәкчелеге безне сөендерергә ашыкты.
- Бер проектның тәмамлануы ул икенчесенә башлангыч бирә. Биредә озакламый күпфункцияле иҗтимагый үзәк ачу планлаштырыла. Ул тагы да кызыграк булачак һәм аң-белемне арттыру өчен мөмкинлекләр дә күбрәк тудырылачак. Төбәк тарихы белән үзенчәлекле танышу, төрле телләр өйрәнү өстенә фәнгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үзәктә төрле зоналар эшләячәк. Кафе, күңел ачу урыннары булдыру да көтелә, - дип уртаклашты матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса