Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең автоматлаштырылган автоягулык салу станциясе ачылды

Калабызда Тынычлык урамында "Татнефть" ААҖнең автоматлаштырылган автоягулык салу станциясе ачылды.

Беренче клиентларга бүләккә ташлама белән ягулык салырга мөмкинлек бирүче дисконтлы карталар бүләк ителде. Яңа типтагы АЗСлар берьюлы берничә проблеманы чишә: алар кечкенә мәйдан били, объект төзелешенә дә чыгымнар аз түгелә. Автомобиль хуҗаларының да мәнфәгатьләре күздә тотылып, шәһәр эчендә 5 класслы ягулык сатуга өстенлек бирелә. Бүген компаниянең мондый яңа 5 АЗСы Кемерово, Ижевск, Әлмәт һәм Казанда эшли. Быел аларның саны тагын икегә артачак, ә алдагы елларда урнаштырылганнарының дүртесе автомат рәвештә идарә итүгә үзгәртеләчәк.

Фото Татнефть.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250