Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тар белгечләргә кабул ителүгә эләгү җиңеләя

Авыл балаларының тар белгечләргә эләгә алмау очраклары да бар.

Бу хактагы зарларны еш ишетергә туры килә. Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы әйтүенчә, табиб ставкалары балалар санына исәпләнгән. Әгәр торак пунктта 800 дән ким бала яши икән, анда педиатр була алмый. 
– ФАП, амбулаторияләрдәге гомуми практика табиблары педиатрия белеменә дә ия. Тар белгечләргә юлламаны алар бирә. Балалар хирургы белән зурларныкы арасында гына аерма бар. Калган барлык тар белгечләр универсаль. Шуңа күрә үзәк район шифаханәсенә беркетелгән балалар зурлар белгечләрендә тикшерелә ала. Уңайсыздыр, аңлыйбыз, ЦРБда кабул ителүгә эләгү җиңел түгел. Шуңа күрә без авыл балалары өчен алдан язылулар ачтык. Сентябрьдә неврологка 260, кардиологка 84, лорга 60, травматологка 80 кеше язылды. Неврологка 136, кардиологка 54, лорга 26, травматологка 28 бала гына килде. Күпме урын буш калды. Ә бит бу урыннарга башкалар языла алган булыр иде. Мин монда мәгълүматлылык җитмәү белән аңлатам. Бу проблеманы чишү өчен без хәзер һәрбер учреждениене – участок шифаханәләрен, табиблык амбулаторияләрен, ФАПларны интернетлы итү өстендә эш алып барабыз. Интернет урнаштырылгач, авылдагыларга шәһәргә килеп язылырга кирәк булмаячак. Электрон элемтә аша табиб күпме кешегә квота бирелгәнлеген белеп торачак. Бу сорауны киләсе елда ябарга планлаштырабыз, – диде Вера Ростиславовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса