Әлмәттә сыр фестивале узды
Сыр һәм башка натураль азык-төлек фестиваленең Әлмәттә беренче тапкыр узуы.
Бу көнне әлмәтлеләр һәм кала кунаклары сырның төрле сортларыннан, шәхси җитештерүчеләрнең азык-төлекләреннән авыз иттеләр. Моннан тыш фестивальдә катнашучылар өчен сыр кайнату һәм кыздыру буенча мастер-класслар үткәрелде. Аниматорлар тагын да күңеллелек өстәде. Бәйгеләрдә катнашып бүләк откан балалар да, зурлар да байтак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа