Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә синтетик наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән өч егетне тоткарлаганнар

Әлмәт наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре синтетик наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче өч егетне тоткарлады.

Бу җинаятьчел өчлек шушы юл белән табылган җиңел акчаны шулай ук җиңел туздыра, вакытларын бернинди уйсыз-мәшәкатьсез уздыра торган булган. Сүз уңаенда әйткәндә, хәзерге вакытта беркайда да эшләмәүче әлеге егетләр элек төрле эшче белгечлекләренә ия булган: берсе җиһазлар җыючы, икенчесе бораулаучы ярдәмчесе, өченчесе төзүче-отделкалаучы.

Наркобанданы оештыручы һәм аның җитәкчесе - элек бораулаучы булганы. Яшь чагыннан ук иркен тормышта яшәргә хыялланган бу егет нефть тармагында әллә ни зур үрләр яулый алмаган. Бәлки моңа наркотиклар куллануы сәбәпче булгандыр да. Шушы яман гадәте аның аңын томалаган һәм акча эшләүнең җинаятьчел юлына китереп җиткергән дә инде.

Банда башлыгы наркотикларны күрше шәһәрдән күпләп сатып алып кайткан. Аннары аларны дуслары белән шактый ук сизелерлек дәрәҗәдә «күбәйткәннәр», ягъни төрле шикле компонентлар белән аралаштыра торган булганнар. Төркемне рухландырып торучы, илһамландыручы башлык турыдан-туры җитәкчелек итүдән һәм клиентлар эзләүдән гайре башка эшләрне үзе башкармаган.

Наркоконтроль хезмәткәрләре төркемнең барлык әгъзаларын да тоткарлады. Тоткарлаган вакытта банданы оештыручы үзе наркотик кулланган хәлдә була, аның кесәсеннән наркотик салынган ике төргәк табып алына. Башлык тыелган матдәләрне үз фатирында түгел, ә дусларында саклый торган булган.

Хокук саклау хезмәткәрләре кулына эләгүләрен аңлап алгач, калган ике егет бик нык курыкканнар һәм клиентлар базасы, бөтен мәгълүмат саклана торган телефонны юк итәргә тырышып та караганнар. Өчлектән бер тапкыр кулланырлык дозада барлыгы 80 нән артык кап синтетик наркотиклар табып алынган.

Егетләрнең берсе өйләнгән, кечкенә баласы бар. Гаиләле булуына карамастан, наркотикларны кухняда саклаган. Тентү вакытында наркоконтроль хезмәткәрләре аның фатирыннан товарны бүлеп сату өчен каплар һәм электрон үлчәү табып алдылар. Яшь гаилә башлыгы үзе дә наркотик кулланучы булып тора: оператив мәгълүматларга караганда, ул һәр көнне автомобиле салонында наркотик куллана торган булган.

Бүгенге көндә җинаятьчел төркем әгъзаларына карата җинаять эше кузгатылды. Аларны бер төркем затларның алдан килешенеп наркотикларның эре партиясен сатуда гаеплиләр. Тоткарланган егетләргә 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Евгения ДУБРОВНАЯ

Россия ФСКНы ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250