Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә синтетик наркотик сатучыларны хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды 3 кешедән торган җинаятьче төркемне хөкем итте. Әлмәтле Руслан Амнагимов үзенең мәктәп дуслары Альберт Габитов һәм Ирек Питеркин белән синтетик наркотик сатуны оештырган.

Амнагимов әлеге төркемгә җитәкчелек иткән һәм Казаннан наркотик реагентларның партиясен алып кайтып торган. Егетләр шәһәрдә дачада, я булмаса күпкатлы йортларның түбәләрендә катнашмалар әзерләгән.

Яшьләр үзләре дә аларны кулланудан баш тартмаган, шулай да күп өлешен әлмәтлеләргә саткан. Егетләрнең икесе беркайда да эшләмәгән, бары тик Альберт Габитовның гына һөнәре, гаиләсе, кечкенә баласы бар.

Аларны тоткарлау барышында һәммәсендә дә наркотик табылган. Берләштергән очракта наркотик берничә йөз тапкыр кулланырга җитәрлек күләмне тәшкил иткән.

Суд барышында калганнардан аермалы буларак оештыручы ролендәге Руслан Амнагимовүз гаебен танымаган, тикшерү вакытында да ярдәм күрсәтмәгән. Нәтиҗәдә, Әлмәт шәһәр суды аны каты режимдагы төзәтү колониясенә 10 елга хөкем итте. Ирек Питеркин 5 елга, Альберт Габитов 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Альбина Бакунина

ТР буенча Россиянең УФСКН матбугат төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса