Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шепкән үстереләчәк

Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Николай Малышевны Әлмәттә белмәгән кеше юк.

Бүген дә төрле планнар, хыяллар белән янып яши ул.
Мул уңышка шатланырга да, көенергә дә белми хуҗалык җитәкчеләре. Ашлыкны урнаштырырга да кирәк бит. Ә сату бәясе нык түбән. Кредит түләргә, хезмәт хакы бирергә, башкасына да акча кирәк. Николай Малышев киләсе еллар өчен план кора башлаган. Исәбе - үзенең хуҗалыгында кыйммәтле май культурасыннан саналган шепкән (рыжик) культурасы үстерү. Бу юнәлештә эш башланган. Россия-Һиндстан компаниясе белән хезмәттәшлек җепләре сузылган. Орлык сатып алынган, махсус чәчкеч, культивация агрегатлары булдырылган. 380 гектарда уҗым шепкәне чәчелгән инде.
- Язын сабан шепкәне дә чәчәкбез. Тагын шулай ук май культурасы булган люпин утыртуны да күздә тотабыз. Бодайга сорау юк икән, ихтыяҗ булган башка культуралар игү белән шөгыльләнәчәкбез, - диде КФХ башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса