Әлмәттә шарлавыклы буалар үзгәрәчәк [+ФОТОЛАР]
Иҗтимагый тирәлек елы кысаларында Әлмәттә шарлавыклы буаларны да үзгәрешләр көтә.
Быел аның территориясен төзекләндерү буенча программа тормышка ашырылачак. Шарлавыклы буалар актив зоналарга бүленеп, анда балалар мәйданчыгы, экстрим зона, тыныч ял зонасы, шулай ук аллеялар һәм йөрү сукмаклары ясалачак. Гомумән, шарлавыклы буалар тирәләрен төрле яшьтәге әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен рәхәтләнеп ял итү зонасына әйләндерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа