Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шарлавыклы буалар яңартылды [+20 ФОТО]

Шарлавыклы буаларның Белоглазов урамы өлешендә моннан бер ай элек кенә башланган эшләргә дә бүген нокта куелды.

Экология һәм иҗтимагый тирәлек елында шәһәрдә тагын бер күркәм урын барлыкка килде. Территория төрле зоналарга бүленгән. Биредә балалар мәйданчыгы да, экстрим зона да, тынычланып ял итү урыннары, аллея, җәяүлеләр сукмагы да бар. Әлеге уникаль балалар уен мәйданчыгына тиң Татарстанда беркайда да юк. Ул заманча стандартлар буенча төзелгән. Һәрбер зонаның үз юнәлеше. Балалар мәйданчыгына урнаштырылган барлык конструкция дә Чехиядә эшләнгән. Скейт-мәйданчыклар, «Нефтяша», «Любовь», «Любимый Альметьевск» арт-объектлары, пирс һәм башкалар аны тагын да үзенчәлеклерәк итеп тора.

Тарихка күз салсак, шарлавыклы буаларның беренче чираты да шәһәрнең 50 һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгына төзелде. Тагын 10 елдан соң, ягъни 2013 елда нәкъ шушы вакытта аның җиденче чираты куллануга тапшырылды. Шулай итеп кайчандыр сазлык һәм ташландык булган инеш нефтьчеләр тырышлыгы белән Әлмәтнең визит карточкасына әйләнде. Халык кына түгел, хәтта кыр үрдәкләре дә үз итте шарлавыклы буаларны. Кышны да монда гына чыга башладылар. Бүген анда аккошлар да йөзә. Тиенәр, енотлар янында да халык фотога төшә.

2003 елның 23 августын шарлавыклы буаларның туган көне дияргә була. Аны бу көнне тантаналы ачуга республиканың ул чактагы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм бихисап кунаклар килә. Башкарылган эшкә һәркем югары бәя бирә. Һәм менә бүген дә Рөстәм Миңнеханов биредә. Татарстан Президентына яңартылган шарлавыклы буалар бик ошады. Ул рәхәтләнеп балалар белән фотога төште, барлык зоналарны карады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов та Әлмәттә ял итү өчен тагын бер гүзәл урын барлыкка килүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса