Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сабыйлар да театр уйный [+ФОТОЛАР]

Спектакль кую тел өйрәнүне җиңел һәм кызыклы шөгыльгә әйләндерә.

Татар драматургларын таныту, театр әсәрләре аша телне камилләштерү, яшьләрне әдәбиятка тарту максатыннан уздырыла торган бәйгеләр һәм чаралар бездә әллә ни күп түгел. Алай да соңгы елларда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә театр түгәрәкләренә зур игътибар бирелә башлады. 35 нче «Әкият иле» балалар бакчасы коллективы, мәсәлән, быел тәүге тапкыр сәхнәләштерү буенча республика фестивалендә үзләрен сынап карарга булган.

- Туган телне өйрәткәндә, татар халкының гореф-гадәтләрен кече яшьтәге балаларга сөйләгәндә иң элек үзебезгә таныш бәйрәмнәрдән башларга кирәк, минемчә. Сабантуй 6-7 яшьлек балалар өчен җиңел дә, таныш та дип, без әлеге теманы күтәреп чыгарга булдык. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, тәүге тапкыр язучылар һәм драматурглар белән танышу, рольгә керә белү сабый бала өчен авыр, билгеле. Әмма ата-аналар белән бердәм булып эшләгәндә барысына да ирешеп була, – дип сөйләде татар телчесе Рәмилә Шәйгарданова.

Сәхнәгә куелган һәр эпизод тормыштан алынган – ягымлы итеп аралашу, олыларга игътибарлы һәм хөрмәтле булу, бер-береңә яхшы мөгамәлә кылу, милли уеннар һәм татар җырлары. Мондый зур чараларга әзерләнгәндә һәр белгечнең һәм тәрбияченең тырышлыгы, үтә дә белемле булуы мөһим. Быел гына әлеге коллективка эшкә килгән музыкант Галия Гыймранова, мәсәлән, 39 еллык эш тәҗрибәсе була торып та, һәр баланың күңеле төрле һәм аларга юл яруы да җиңел түгел, дип кабатларга ярата.

–  Балалар өчен мондый бәйгеләрнең бик тә зур әһәмияте бар – алар театр тормышы белән таныша ала. Кемнең нинди өлкәдә үзен алдырып китүе билгесез бит, ә болай без чын артистларны барлый алабыз. Балаларның татар җырларын яратып башкаруларына таңнар калам. Тиз отып алалар, бер тында башкарып чыгалар. Коллективыбызны җитәкләгән мөдиребезгә, тәрбиячеләргә рәхмәт. Бергә эшләгәндә барлык бәйгеләрне һәм үрләрне дә яулап була, – диде тәҗрибәле музыка тәрбиячесе.

«Тамчыкай» татар төркеменең мондый җылы һәм үзебезчә милли чыгышлары әле тагын булачагына ышандырып калдылар. Татар телчеләре һәм тәрбиячеләр – Зәүхия Низамиева белән Земфира Тәхауова инде Каз өмәсенә әзерләнә башлаганнар. Әниләр көненә дә үзенчәлекле кичә оештырырга ниятлиләр. Шул рәвешле алар үсеп килүче буынны кечкенә, әмма  ныклы адымнар белән мәдәнияткә, сәхнәгә, иҗатка тарта, аларга милли йолаларны таныта.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса