Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Рухият» фонды чыгарган китапларны тәкъдир иттеләр [+ФОТОЛАР]

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды табадан төшкән китапларны янә халык алдына тәкъдим итте. Быел 8 авторга фонд ярдәме белән зәвыклы китаплар нәшер итү бәхете елмайды.

2017 елда «Рухият» рухи яңарыш фонды 8 китап нәшер итте: икесе рус, алтысы татар телендә. Аларның барлык тиражы 11, 5 мең. Китапханәләргә, уку йортларына, мәдәният учреждениеләренә 7 меңнән артык экземпляр тапшырылачак.

– Шушы дәвер эчендә «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан 200 гә якын басма басылып чыккан. Бу хактан да уйланырга мәҗбүр итә торган саннар. Китап чыгару чынлыкта бик четерекле эш: аны язып, эшкәртеп, бер системага тупларга, аннан нәшер итеп, халыкка таратырга кирәк. Китап нинди генә затлы һәм эчтәлекле булмасын, аны укучы табылмый икән, димәк, ул юкка эшләнгән эш тә булып чыга әле. Без үзебезнең фонд ярдәме белән басылып чыккан һәр китапка һәм авторга зур таләпләр куябыз,- диде «Татнефть»АҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин «Рухият» фондына чиксез рәхмәтләрен белдереп.

«Иске Әлмәт» Мәдәният йортындагы әдәби кичәдә, гадәттәгечә, Әлмәт драма театры артистлары һәр китапка үзенчәлекле тәкъдир итү спектакле дә күрсәтте.

- Уникаль бу фондка нигез салучыларга чиксез рәхмәтләрне белдереп, әдәбиятны үстерергә мөмкинлек тудырганнарына хөрмәтебезне җиткерәбез. «Рухият» яңарыш фондына була күпме байлык дөнья күрде! Тагын күп еллар шулай бергә эшләргә насыйп булсын, - диде Әлмәт районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса