Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Республика көненә багышланган чаралар узды

Республика көнен әлмәтлеләр дә зурлап билгеләп үтте.

Шәһәр паркында балалар өчен булган спорт программасы белән башланган бәйрәм концертына күчте. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзешчән сәнгать коллективларының чыгышы зур алкышларга күмелде. Бәйрәм Татарстанның танылган җырчылары Марат Галимов, Артур Минһаҗев, "Кыю кызлар" төркеме чыгышлары белән тәмамланды.

Әлмәтлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул Татарстанның казанышларын, анда әлмәтлеләрнең дә өлеше булуын искәртте.

Шулай ук Республика көненә багышлап Ишегалды бәйрәмнәре дә оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса