Әлмәттә прокуратура автозаправканы ябуга ирешкән
Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы Урсалы елгасы ярында урнашкан автозаправканы ябуга ирешкән.
"Альгазтранс" ҖЧҖ рөхсәтсез елгадан биш метр читтә заправка станциясе урнаштырган була. Бу исә РФ Су кодексы нигезендә тыелган гамәл санала.
Станцияне сүтүдән тыш аларга дәүләткә 400 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк. Бу хакта РФ генпрокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа