Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә подряд оешмаларын тикшерделәр [+ФОТОЛАР]

Җәй - төзелеш, ремонт эшләренең кызган чоры. Торак йортларга да капиталь ремонт бара. Әлмәттә подрядчы оешмалар хезмәтне саклау буенча барлык таләпләрне дә үтиләрме, эш урыннарында бәхетсезлек очракларына урын калдырмыйлармы? Хезмәтне саклау буенча координация советы әгъзалары белән без, журналистлар да рейдка чыктык.

Кешенең иң кадерле, бәһасыз әйбере - гомере. Аны бер югалтсаң, кире кайтарып та, торгызып та булмый. Кайда һәм ничек кенә өзелми гомерләр. Эш урыннарында да бәхетсезлек очраклары еш күзәтелә. Хезмәтне дөрес сакламау, таләпләрне үтәмәү әнә шундый күңелсез вакыйгаларга алып килә, ди белгечләр.

Быел районда капиталь ремонт 62 күпфатирлы торак йортта алып барыла. Без аларның дүртесендә булдык - Дружба, 3, Гафиятуллин, 47, Ленин, 113 һәм Тимирязев, 7. Санап үтелгәннәрнең баштагы өчесендә дә хезмәтне саклау кагыйдәләренең бозылуы ачыкланды. Махсус киемнәр, тотрыклы баскычлар күпчелегендә юк. Каскалары да эләктерелмәгән.

Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов моннан тыш башка хилафлыкларның да барлыгына күрсәтте. Подряд оешмалары җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерергә әйтелде. Ә менә Тимирязев урамындагы 7 нче йортта капиталь ремонт ясаучы "Экология Строй К" оешмасы үрнәк итеп китерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев билгеләп үткәнчә, рейдлар дәвам итәчәк. Җитешсезлекләрне бетермәгәннәрне зур күләмдә штрафлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса