Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үпкә рагы беренче урында

Әлмәт районында 2016 елның 10 аенда 574 кешегә рак диагнозын куйганнар.

Әлмәт районының иҗтимагый советының чираттагы утырышында онкология һәм аның белән көрәш темасын да күтәрделәр. "Әлмәт районында онкологик ярдәмне камилләштерү" дигән доклад белән Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы Сергей Карамаликов чыгыш ясады.

Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, Әлмәттә рактан үлүчеләр саны 10% ка арткан. Беренче урында үпкә рагы тора икән. Ашказаны рагы аркасында да күпләр бу якты дөнья белән хушлашкан. Өченче урында исә сөт бизләре рагы санала. Соңгы елларда простатит рагын беренче һәм икенче стадияләрдә үк ачыклый алуга ирешкәннәр. Белгечләр әлеге афәтне башлангыч стадиядә ачыклаган очракта, тулысы белән дәваланып булуын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса