Әлмәттә пенсионерларга эш тәкъдим итәчәкләр
Лаеклы ялда булучылар арасында эшләргә теләүчеләр дә юк түгел. Аларга эш табуда мөмкинлек тудырыла.
Пенсионерларга ярдәм итү максатыннан һәм Өлкәннәр көне уңаеннан мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкә 26 сентябрьдә 9 сәгатьтә мәшгульлек үзәгенең беренче катында уздырылачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа