Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә пенсионерлар саны арткан [+ФОТОЛАР]

Оешма-идарәләрдә отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген Яшьләр үзәгендә Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге дә исәп-хисап тотты.

Ул күңелле мизгелләр белән башланды - яшь гаиләләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова узган елгы эшчәнлекләренә исәп-хисап тотты, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Районда быелның 1 гыйнварына 53954 пенсионер исәпләнә. 2016 елның 1 гыйнварына лаеклы ялга чыгучылар саны 53114 кеше булган. Пенсионерларның 12259 ы эшләүләрен дәвам итә.

Җыелышта катнашучыларны икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы Светлана Лаптева район үсеше, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Пенсия фондының Татарстандагы управляющие урынбасары Елена Полякова әлмәтлеләр эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул игътибарны халык арасында аңлату эшләренә дә күбрәк бирергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса