Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә онкология буенча зур чара узды

Нефтьчеләр башкаласында «Онкология буенча заманча тенденцияләр.

Әлмәт агломерациясе» дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге медицина хезмәткәрләре, махсус учреждениеләр хирурглары һәм онкологлары, табиб-дерматологлар һәм беренчел онкология кабинетлары табиб-онкологлары катнашты.
Россиядә онкологик авырулар белән көрәштә һәр авыруны яклый алырлык, һәр кешегә ел саен диспансерлаштыру узу мөмкинлеге тудырып, дөрес диагноз куюдан алып үзвакытында нәтиҗәле дәвалауга кадәр заманча комплекслы системадан гыйбарәт булган махсус гомуммилли программаны тормышка ашырырга кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында әнә шундый бурыч куйды. 
Яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның заманча аспектларына, яңа технологияләргә, яңа методикалар кертүгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә дә шушындый ук күрсәтмә яңгырады. Меланома һәм башка төр тире яман шеше авыруларын ачыклау һәм дәвалауга аеруча зур игътибар бирелде. 
Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән Вера Головина сәламләде. Аның чыгышында яңгыраган саннарга караганда, 2017 ел йомгаклары буенча онкология авыруларыннан үлеп китү дәрәҗәсе 11 процентка, хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр арасында 75 процентка, бер ел эчендә үлеп китү очраклары 18 процентка кимегән. Бу – барлык дәрәҗәдәге табибларның берөзлексез киеренке хезмәте нәтиҗәләре. 
Беренчел онкология кабинетлары аша 25 мең 784 кеше узган, 1342 кеше төбәк яки округ онкодиспансерына җибәрелгән, шуның 658 е республика клиник онкология диспансеры (РКОД) тарафыннан расланган диагноз белән. 
РКОДның баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Илдар Хәйруллин чыгышында Татарстанда онкологик авыруларга ярдәм торышына комплекслы бәя бирелде һәм ярдәм күрсәтү системасы хакында бәян ителде. 
Әлмәт филиалының баш табибы Сергей Карамаликов «Көньяк-көнчыгыш төбәкнең онкологик службасы белән агломерацион идарә итү» дигән темага төпле доклад ясап, филиалда яман шеш авыруларын дәвалау һәм оештыру мәсьәләләре өлкәсендәге казанышлар белән таныштырды. 
Конференциядә шулай ук башка җентекле докладлар да тәкъдим ителде, онкологик авыруларны дәвалауда комплекслы мөмкинлекләр һәм якын килү юлларының төрле вариантлары каралды. Гамәли өлештә тиредә барлыкка килгән шешләргә дерматоскопия ясау буенча мастер-класс үткәрелде, анда катнашучылар меланоманы иртә диагностикалау кыенлыкларын тикшерделәр, төрле урыннардагы яман шешләрне дәвалауда радиоэндоваскуляр методикалар һәм фотодинамик терапия куллану мөмкинлекләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса