Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "мунчачылар көрәше" узачак

22 декабрьдә "Сәламәтлек комбинатында" Әлмәттә беренче тапкыр мунчачылар конкурсы узачак.

Биредә үз һөнәрләренең осталары да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Ярышларга оешмалардан, шулай ук шәхси затлардан да гаризалар кабул ителә. Катнашучыларга оештыручылар тарафыннан 1 тапкыр абонемент түләнелә. Мунчачылар көрәшендә катнашучыларны теркәү көндезге 10 сәгатьтә башлана. Ул 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук конкурс кысаларында түгәрәк өстәл дә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 16.00 сәгатьтә башлана. Иң-иңнәрне шактый саллы гына акчалата бүләкләр көтә. Иң кечкенә һәм иң өлкән катнашучыларга исә махсус бүләкләр каралган.

"Сәламәтлек комбинаты" Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин урамы, 50 нче йортта урнашкан.

Белешмәләр өчен телефон: 40-40-60.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса