Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Мои документы» үзәге эшли

Әлмәтлеләр хәзер салымнар буенча бурычларын күпфункциональ үзәктә (МФЦ) белешә ала.

Әлмәттә 16 майдан «Мои документы» үзәге эшли башлады. Теләсә кайсы гражданин таныклыгын раслаучы документ (паспорт) һәм ИННын күрсәтеп, үзенең җир, транспорт, күчемсез милек һәм башка төр салымнары турында белешә ала.

Бурыч булган очракта күпфункциональ үзәк хезмәткәре аны түләү өчен квитанция чыгарып бирә. Бу бик тә уңайлы. Кайвакытны салымнарны түләргә онытып та җибәрәбез бит. МФЦда хезмәт күрсәтү «бер тәрәзә» принцибы буенча тормышка ашырыла. Гариза бирүчеләр электрон чират буенча кабул ителә. Документларны бирү һәм нәтиҗә алу вакыты 10-15 минуттан артмый. Бүгенге көндә «Мои документы» үзәгендә федераль салым службасыннан берничә төр хезмәт алырга була. Иң популяр хезмәтләр ИП теркәү яки ябу, салым түләүчеләрнең бердәм реестрыннан өземтәләр алу, юридик зат буларак теркәлү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса