Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуй узды

Сабантуйлар дәвам итә. Шимбә көнне шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен милли бәйрәмебез оештырылды.

Сабантуйны инвалидлар көтеп ала. Бу алар өчен очрашу, аралашу, күңел ачу чарасы гына түгел, үзеңне иҗатта, спортта сынап карау мөмкинлеге дә. Халыкара паралимпия комитетының чаңгы узышы һәм биатлон буенча дөнья Кубогына ярышларда зур Кубокка ия булган якташыбыз Рамил Илалетдиновның зур спортка адымы нәкъ менә биредән - коляскада фигуралы йөрү буенча ярышлардан башланган да. Сүз уңаенда, Ленар Дәүләтов армспорт буенча Россия чемпионы булды, безнең районның инвалидлар командасы республиканың "Үзеңне сынап кара" ХIХ спорт фестивалендә җиңү яулады һәм башка чемпионатларда призлы урыннар ала.

Гомумән алганда, төбәгебездә 11900 инвалид гомер кичерә, шуларның 1128 енең физик мөмкинлекләре балачактан ук чикләнгән. Шәһәрдә алар тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен тиешле шартлар тудыру өстендә максатчан эш алып барыла. Узган ел гына 43 учреждение-предприятиедә, коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар яшәгән торак йортларның 96 подъездында пандуслар ясалды. Шулай ук хәзер аларга урам аркылы чыгу да куркынычсызга әйләнде.

Шәһәрдә өч укыту-производство предприятиесе бар. Сабантуйда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов аларда фидакарьләрчә хезмәт куючыларга район Советының һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сабантуй бүләкләргә бай булды. Ел саен шәһәрдә һәм районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелә. Быел тәүге тапкыр 2100 бала парта артына утырачак. Аларның 409 ы социаль ярдәмгә мохтаҗ. Булачак беренче сыйныф укучылары уку кирәк-яраклары тутырылган сумкаларга бик шатландылар.

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев та буш кул белән килмәгән. Билгеле булганча, 2000 елдан "Филантроп" Халыкара премиясе проекты гамәлгә керде. Әлеге бүләк белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен инвалидлар бүләкләнә. Әлмәтлеләр дә проектта актив катнаша һәм җиңүләр яулый. Менә чираттагысында да жюри аларның эшенә югары бәя биргән. Рифат Ганибаев Шаһидә Галимовага, Фәһимә Ризвановага, Екатерина Аничкинага, Гөлнара Мирановага "Филантроп" премияләрен тапшырды.

- Искиткеч бәйрәм, - диде ул, - сезнең Сабантуй әле генә тәмамланган Универсиада дулкынында үтә. 1993 елда без Америкага һәркем куллана алырлык тирәлек буенча тәҗрибә өйрәнергә барган идек. Бүген бу үзебездә дә чынбарлык, инвалидлар эшкә урнаша, дистанцион рәвештә белем ала, кирәк булган хезмәтләрдән файдалана ала. "Һәркем куллана алырлык тирәлек" тормышка ашырыла дибез. Безнең тормышка үтеп керү, безнең мөмкинлекләрне, чикләрне киңәйтү дигән сүз бу. Әлегә зур юлга башлангыч кына салынды, киләчәктә тагын да кызыклырак тормыш көтә дип уйлыйм.

Шөкер, калабызда изге күңелле, кеше хәленә керә белүчән җитәкчеләр байтак. Предприятие-оешмалар тарафыннан быел гына да 65 миллионнан артык сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Менә бүген дә алар инвалидлар янында. "Автоградбанк"ның Әлмәттәге филиалы, "АЛНАС" ААҖ, "Зенит" банкы, "ТАТЕХ" ЯАҖ, "Кайгыртучанлык" фонды, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге матди ярдәмнәре белән чираттагы тапкыр сөендерде.

Җыр-биюләрсез Сабантуйны күз алдына да китерүе авыр. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бәйрәм белән котлап, шәһәр һәм районның үзешчәннәре иң яраткан җырларын бүләк итте. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә рәсми өлеш тәмамланганнан соң сәхнә тотты. Талантлар күп араларында. Кайсы өздереп җырлый, кайсы шигырь сөйли.

Спорт ярышларында катнашу өчен дә чират хасил булды. Гер күтәрүдә, тартылуда, коляскада фигуралы йөрүдә, 100 метрга йөгерүдә һәм башка уеннарда актив катнашып, алар тагын бер кат авырлыклардан курыкмауларын, бернигә дә карамастан, күңелләре көр булуларын раслады. Тормыш сынауларына юлыкканда менә кемнәрне искә төшерергә һәм үрнәк алырга кирәк безгә!

Анатолий Белов: "Сабантуй күңелле, яхшы уза. Барыбыз да канәгать, шат. Оештыручыларга зур рәхмәт. Әйе, шәһәрдә безнең өчен шартлар тудыралар. Тик менә руль артында утыручыларның барысы да тукталышларга машиналарын куйганда безнең хакта уйламый. Махсус билгеләнгән урыннарга уза алмыйбыз, чөнки аларны сәламәт кешеләрнең машиналары каплап тора. Пандусларны да кайбер кибетләр нык текә яки тар итеп ясый. Кирәкле кибеткә киләбез, ләкин керә алмыйбыз. Пандус ясалган, ләкин бордюрлар киртә булган урыннар күзәтелә. Арада безнең теләкне искә алып, пандусларны үзгәртеп, култыксалар белән ясаучылар да бар. Мин дә сау-сәламәт кеше идем. Армиядә хезмәт итеп кайттым. АПОПАТта шофер булып эшләдем. Беренче класслы шофер идем. Тиктомалдан авырып киттем, аякларның хәле бетә башлады. 22 ел инвалидлыкка чыктым һәм коляскага утырырга мәҗбүр булдым. Хәзер аяк киемнәре ремонтлаучы булып эшлим".

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250