Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте
Күптән түгел Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте.
Биредә Әлмәттән 7 эш бирүче оешма катнашты. Алар тарафыннан 30дан артык вакантлы вазифа тәкъдим ителде.
Бүгенге көндә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эшсез 136 инвалид теркәлгән. Үзәкнең эш бирүче оешмалар белән күмәк хезмәте нәтиҗәсендә 2013 елның башыннан 93 инвалид эшкә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа