Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә куркыныч участоклар бар

Районда мондый алты участок ачыкланган булган.

Аларда юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау өчен Ленин-Чехов, Ленин урамында "Эссен" кибете каршында, Мәрҗани урамының мәчет тирәсендә светофор урнаштыру буенча эш бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов искәрткәнчә, тизлекне киметү өчен быел урам юлларында өстәмә рәвештә 15 ясалма тигезсезлек булдырыла. Чехов-Чернышевский һәм Зарипов-Бигәш урамнары чатына куелган светофорлар шушы араларда кабызылачак. Шулай ук Герцен-Ломоносов урамнары чатында да светофор төзү буенча әзерлек алып барыла. Республика программасы кысаларында Бигәш ("Радиоприбор" заводы тирәсе) һәм Урсалада Садовая урамнарында ике җәяүле юлы ясау планга кертелгән. Аларда кояштан эшли торган светофорлар урнаштырылачак. Тагын 6 светофорны (Төзүчеләр проспекты-Тынычлык, Радищев-Тимирязев, Геофизическая ("Эссен"), Тихоновка ("Мәктәп" һәм "Кибет"), Түбән Мактама, кирпеч заводы) модернизацияләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса