Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Кореядан делегация килде

Әлмәтлеләр теләсә нинди инвестор белән эшләргә әзер. Чит илдәгеләрнең дә кызыклы проектлары җентекләп өйрәнелә. Бу аңлашыла да, инвесторларны җәлеп итү ул бер яктан җирле бюджетка салымнар кертү турында кайгырту булса, икенчедән, кешеләр өчен өстәмә эш урыннары дигән сүз дә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов та бу...

- Шәһәрдә инвесторлар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Алар безгә килә тора. Шунысы куанычлы, җитештерүчәнлек белән шөгыльләнүчеләр арта бара, - диде ул безгә биргән әңгәмәсендә.
Андрей Подовалов кабинетында без килгәндә Көньяк Корея делегациясе утыра иде. Аларның Әлмәткә беренче тапкыр гына килүе түгел.
- Кореялылар белән хезмәттәшлек ике ел элек төрле юнәлешләр буенча башланды. Без аларга район алдында торган стратегик бурычны җиткерәбез, Корея компаниясе безнең стратегиядән чыгып, теге яки бу продукция җитештерергә биредә производстволарын урнаштыру мөмкинлеген карасын өчен кайсы тармакларның нинди үсештә булуы белән таныштырабыз. Әлбәттә, безнең «Стратегия-2030»да районда «Татнефть» нең сәнәгать продукциясен эре кулланучы булуының зур өстенлек икәнлеге дә күрсәтелгән. Бүген сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча эш бара. Кореядан килгән делегациягә авыл хуҗалыгы турында сөйлибез, «Татнефть» компаниясе белән очраштырабыз. Хакимият күпчелек элемтәләрне тоташтыручы коммуникатор кебек. Делегацияне производство мәйданчыклары, энергия ресурслары белән тәэмин итүче оешмалар белән таныштырабыз, документлар тутырганда ярдәм итәбез, - диде Андрей Подовалов.
Көньяк Корея компаниясе Әлмәттә проектларын тормышка ашырырга керешкән инде. Бикләвеч арматурасын җитештерү белән шөгыльләнәчәк заводның башлангыч стадиясе бар. Кореялылар нефтьчеләргә продукцияләренең төрле вариантларын тәкъдим итә. Продукцияне төбәктә генә түгел, ил буенча да сату күздә тотыла.
- Бу Әлмәт өчен беренче чиратта инвестиция, шулай ук ул яңа эш урыннары, салымнар алып килә. Белгәнебезчә, Көньяк Корея техник яктан алга киткән ил. Аларның монда килүе илебездә ясала торган шундый технологияләрнең үзкыйммәтен киметүенә тәэсир итәчәк. Бу да мөһим, - дип аңлатты Андрей Николаевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса